Әни! Кояш гомере телибез сиңа. Ходай Тәгалә саулыктан аермасын, безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын. Гомереңне җан тынычлыгы белән, шатлык-сөенечтә үтәргә насыйп булсын.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Юбилеең, әни, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә
Сөендерсен һәрбер көнең
Шатлыклар килеп кенә.
Иң изге теләкләр белән, улларың-киленнәрең, кызларың-кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыгың.
Нет комментариев