12 декабрьдә Юынчы авылында яшәүче Гөлсинә Мөхәммәт кызы Борһанованың 70 яшьлек юбилее
Хөрмәтле укытучы апа!
Сезне ихлас күңелдән күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сау-сәламәт булып, туганнар, күршеләр, дусларыгызның, 37 ел дәвамында укыткан укучыларыгызның хөрмәтен, ихтирамын тоеп алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сезгә!
Сез гомерегезне, белемегезне, көчегезне туган авылыгыз мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышладыгыз. Сез бу өлкәдә көчле укытучы һәм яхшы җитәкче булдыгыз. Сез кырыс та, таләпчән дә, шул ук вакытта кайгыртучан да, ярдәмчел дә идегез. Бөтен тормышыгызны, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлы булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз!
Маңгаегызда сырлар – үткән еллар,
Борчуларыгыз эзе – чал чәчегез.
Барыбыз да олы рәхмәт әйтә,
Котлы булсын олы бәйрәмегез!
Хөрмәт белән: Диләрә, Рузалия С., Рузалия Ш., Гөлфирә, Гүзәл, Гөлнара С., Гөлназ, Сания апагыз, Раушания, Гөлсинә А.
Нет комментариев