Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Каракның шәхесен ачыклыйлар

Хәзерге вакытта зур кибетләрдән урлаулар гадәти хәлгә әйләнеп бара. Караклар нинди генә юлларын уйлап тапмый. Әмма һәр кыңгыр гамәлнең ахыры булмый калмый. Барыбер алар тотылачак.

Менә шулай, 7 апрельдә Яшел Үзәннең Королев урамындагы сәүдә ноктасыннан 16 сәгатьләр тирәсендә берәү ачыктан-ачык 600 сумлык бер шешә ром эчемлеге урлап алып чыгып китә. Әлбәттә инде, хокук сакчылары чакыртыла.

Оператив-эзләнү чаралары барышында кибет һәм Королев урамындагы 11нче йорт фасадындагы видеофиксация камераларыннан видеоязмалар фрагментлары алына. Анализлау нәтиҗәсендә, урлаучының 170-180 сантиметр озынлыкта, уртача гәүдәле, 35-40 яшьләр тирәсендәге ир-ат булуы ачыклана.

Ул ак вставкалы кара кепкадан, зәңгәр ялгау тегелгән кара курткадан, кара спорт ыштаныннан һәм кызыл кроссовкадан була. Җинаять кылганнан соң, шик астына алынучы, Королев урамының 14нче йортына таба китә.

Видеоязмалар ярдәмендә бу затның йөзе ачыкланып, фоторәсеме эчке эшләр бүлеге хезмәт кәрләренә җибәрелә. Шулай булгач, бу кеше өендә ябылып кына ята алмас, чыкса, мөгаен тотылыр. Эләксә дә, аны кызганырлык түгел, урлашып йөрмәс. Әле бусы беренчесе генә дә түгелдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X