Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән. Шуларның 17се – шәһәрдә, 16сы районда булган

16 җинаять ачылган, 14е – «кайнар эз»дән. 3 талау, 17 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 8 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 җинаять теркәлгән.

Васильевоның Мәктәп урамындагы кибеттән берәү ачыктан-ачык 677 сумлык таба урлаган. Моның буенча 17 яшьлек васильеволыны тоткарлаганнар.
Сәйдәшев урамында 15 яшьлек яшүсмердән, көч кулланып, акча таләп иткәннәр. Аннан соң аның 9 мең сумлык телефоны талап алынган. Бу җинаять буенча 29 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.
Осиновоның сәүдә үзәгеннән 17440 сумлык уен приставкасын урлаганнар.
Яшел Үзәннең Татарстан урамындагы кибеттән дә 2172 сумлык ашамлыклар урлап чыкканнар.
Осиновода яшәүче 25 яшьлек хатын-кызга банкның куркынычсызлык хезмәтеннән дип, алдап шалтыратып, 95 мең сум акчасын алганнар.
64 яшьлек яшел үзәнле ДТПга эләккән улын коткарам дип алдаган мошенникларга 100 мең сум акчасын биргән.
Осиновода яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз сайт аша балалар урындыгы сатып алучы дип шалтыратучыга ышанып, 17794 сум акчасыннан колак каккан.
Новониколаевский авылында тентү барышында 33 яшьлек ир-аттан наркотик матдә табып алынган.
Яшел Үзәннең Столичная урамында беркайда да эшләмәүче 35 яшьлек ирдә дә наркотик матдә табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев