Көз — табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү өчен иң кулай вакыт. Аларны күрү өчен, табигать кочагында булу кирәк. Октябрь аеның җылы бер көнендә, Күгәй балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм педагоглары бергә табигатькә чыктылар.
– Без анда нәрсәләр күзәттек соң? Башта күк йөзенең матур буяуларына, яфракларның бизәкләренә сокландык, табигатьнең моңлы авазларын: кошларның көзге сайравын, җилнең яфраклар арасыннан үткән тавышын, әкрен генә җиргә коелган яфракларның шаулый төшүен тыңладык.
Балалар һәм өлкәннәр белән татар халкының җырлы-биюле уеннарын, өлкәннәр уйнап үскән «Ал кирәк, гөл кирәк» уенын уйнадык, сорауларга җаваплар таптык, халык сынамышларын искә төшердек, – дип сөйли Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәмзия Заһидуллина.
Көзге табигатьтәге уеннар балаларга аеруча ошады. Алар төркемнәргә бүленеп, яфраклардан төрле бизәкләр ясадылар, табигый материаллардан кул эшләре әзерләделәр. Өлкәннәр балаларга көзге агачлар, кошлар һәм хайваннар турында кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр.
Тере һәм терек булмаган табигатькә, табигый сезонлы үзгәрешләргә күзәтүләр балаларның хәтерен яхшырта, игътибарны үстерә, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияли. Мондый чаралар балаларда табигатькә мәхәббәт, туган якны ярату, милли гореф-гадәтләргә кызыксыну тәрбияли.
Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәмзия Заһидуллина
Нет комментариев