Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Замана балаларына – заманча лабораторияләр

Социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешма буларак, Яшел Үзән иҗат үзәге 2017 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидиягә ия булган иде.

Шуның ярдәме белән, мәктәп укучыларында тикшерү-эзләнү сәләтләрен формалаштыруга максатлаштырылган фәнни-техник «Прогресс» интерактив мәйданчыгы барлыкка килде һәм уңышлы эшләп килә. Әлеге финанслау чараларына «Техно-эзләнүләр», «Талант академиясе» һәм «Эврика» фәнни-техник юнәлештәге лабораторияләр җиһазландырылды.  
– «Прогресс» мәйданчыгының бер ел эшчәнлеге дәверендә аның лаборатория­ләрендә урта мәктәпләрнең 5-11 сыйныф укучылары, техник көллият студентлары – барлыгы йөздән артык бала белем алды һәм килешү шартлары үтәлде, – дип сөйли иҗат үзәге методисты Илдус Хәйруллов. – Лабораторияләр юнәлеше буенча тормышка ашырылган проектлар – укытуның нәтиҗәле продукты булып тора. Беррәттән, балалар муниципаль, Республика һәм Гомумроссия һөнәри конкурсларда, профильле сменаларда катнаша, укуларын фәнни-техник компетенцияләр буенча дәвам итәргә планлаштыра.
Эрудит укучы-студентларда кызыксыну уяткан әлеге лабораторияләр нәрсә белән  җәлеп итә соң?

Тулырак язма газетаның 87нче санында.

Людмила Журавлева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев