Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярты миллион сумга алданган

Яшел Үзәндә 60 яшьлек пенсионерны мошенниклар элек алган БАДлар өчен 8 миллион сум компенсация бирәбез дип алдап, 500 мең сумын алганнар.

Ул үзенең җыйган 100 мең сум акчасын биреп, аферистлар «хезмәтләренә»  түләү өчен банклардан бернинди проблемасыз тагын 400 мең сум акча алган.

Зыян күрүче  Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә 19 ноябрьдә мөрәҗәгать итә. Бу ир сөйләвенчә, ул ике ел элек бер фирмадан 100 мең сум күләмендә биологик өстәмәләр сатып алган  булган. Шушы елның октябрендә аңа бер хатын-кыз шалтыратып,  үзен күзәтчелек буенча  Мәскәү идарәсе тикшерүчесе дип атый. Ул шул препаратлар кулланудан бер кешенең үлүен һәм хәзер  биологик өстәмәләр саткан оешма җитәкчесенә карата  җинаять эше кузгатылуы һәм аларның исәп-хисаплары ябылуы турында сөйли.  Шалтыратучы 8 миллион сум компенсация алуга судта җиңеп чыгу өчен таныш адвокаты хезмәтен тәкъдим итә. Пенсионер ризалык бирә һәм аннан соң аның белән адвокат Олег Абрамов бәйләнешкә керә. Аның әйтүе буенча  ир судка гариза яза һәм адвокатка 15 мең сум пошлина түли, ә гаризаны почта белән  Мәскәүгә җибәрә.  Берничә көннән соң Олег Абрамов тагын шалтыратып, судта процессны отулары, ә мошенниклардан 8не түгел, ә 6 миллион сумны түләттерәчәкләрен хәбәр итә. Бу акчаны Мәскәүдән Яшел Үзәнгә китерүгә инкассатор машинасы кирәк булачагы да искәртелә.
18еннән 25 октябрьгә кадәр зыян күрүче шалтыратучы аферистларга әле инкассатор, әле страховка, әле документлар тутыру өчен акча күчерә. Бу вакыт эчендә пенсионер  үзенекеннән генә түгел, ә банклардан кредитка алган акчасыннан да колак кага.
Ышанучан ир ай буе компенсация  көтә. Ә инде  аңа шалтыраткан «тикшерүчеләр» һәм «адвокатлар» телефоннары җавап бирми башлагач, эшнең нидә булуын аңлый.
Хәзерге вакытта  бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.   Полиция хезмәткәрләре тикшерү эше алып бара.
Менә шулай кәкре каенга терәлеп калмас өчен  үзегез турындагы мәгълүматны беркемгә дә бирмәгез, әгәр дә югарыдагы кебек очрак белән очрашсагыз, башта туганнарыгыз, якыннарыгыз белән киңәшләшеп алыгыз. Телефон аша ниндидер компенсацияләр түләнәчәгенә дә исәп тотмагыз. Ә инде мошенниклар корбаны булсагыз,  полициягә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев