Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның биш югары уку йортында Covid-кагыйдәләрне бозу очрагын тапканнар

Югары уку йортларына керә торган урында антисептиклар һәм фильтрлар булмаган.

Татарстанның биш югары уку йортында Covid-19 коронавирусын профилактикалау буенча санитария кагыйдәләрен бозу ачыкланды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Тикшерүләр инде үткәрелә. Бу атнада без 11 югары уку йортын һәм районнардагы дүрт филиалны карадык - бу Чаллы һәм Түбән Кама. Бозулар биш югары уку йортында ачыкланган, бу тикшерелгән учреждениеләрнең (гомуми санның) 33%ын тәшкил итә ", - дип билгеләде спикер.

Любовь Авдонина сөйләгәнчә, вузларда керү юлында антисептиклар һәм фильтрлар булмаган, алар студентларны һәм ОРВИ билгеләре һәм температурасы булган укытучыларны үткәрмәскә тиеш.

"Без студентлар ягыннан да хокук бозуларны күрәбез. Аудиториядә дөрес утырту мөмкинлеге бар, тик алар төркем-төркем булып битлекләрсез утыралар ", - дип раслады Авдонина.

Ведомство җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, тикшерүләр дәвам итәчәк. Киләсе атнада Роспотребнадзор хезмәткәрләре республика көллиятләренә, техникумнарына һәм училищеларына үз игътибарларын юнәлтәчәк.

Авдонина искәртеп узганча, Covid-кагыйдәне бозган өчен вазыйфаи затка 50 мең сумнан һәм аннан да югарырак, физик затка 15 мең сумнан административ штраф салынырга мөмкин.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның барлык югары уку йортлары студентлары битлек режимын үтәүгә тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев