Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 33 коронавирус очрагы ачыкланган

Бүген республикада зарарлануның бары тик контактлы очраклары гына теркәлгән, коронавирустан прививка ясатучылар саны 200 меңнән артып киткән.

ТР Оператив штабыннан хәбәр итүләренчә, бүген Татарстанда 33 Covid-19 зарарлану очрагы теркәлгән, республиканың өч кешесе савыккан, үлем очраклары расланмаган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 13 авыру өчен госпитализация кирәк булган, тагын 20 кеше өйдә дәвалану өчен калдырылган.

Гадәттәгечә, яңа очракларның күбесе Казанда һәм Чаллыда теркәлгән. Башкалада 15 кеше авырый, Автошәһәрдә 9 кеше. Алексеевск районында өч яңа очрак, Әгерҗе районында-ике, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш һәм Спас районында берәр очрак.

Барлыгы, пандемия барган елдан артык вакыт эчендә "Яңа коронавирус инфекциясе" диагнозы 20 068 татарстанлыга куелган, аларның 17 158е савыккан, 446сы вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев