Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 60 километрдан артык федераль автомобиль юллары торгызылачак

Эшләр М7 трассасында һәм Р-241 Казан - Буа - Ульяновск автомобиль юлында узачак.

Татарстанда быел М7 "Волга" трассасының 41 км тузган катлавын һәм Казан - Буа - Ульяновск автомобиль юлының 21 километрын яңартачаклар, дип хәбәр итә "Волго-Вятскуправтодора" матбугат хезмәте.
Иң күп эш М7 трассасында булачак. Әйтик, Алабуга, Минзәлә һәм Менделеевск районнарында әлеге автомобиль юлының өч участогында асфальт-бетон катнашмасыннан юлның өске катлавы түшәлә, ул, климат үзенчәлекләрен һәм хәрәкәтнең интенсивлыгын исәпкә алып, күләм-функциональ проектлау ысулы буенча сайлап алынган.

Моннан тыш, биредә юл кырыйларын ныгытачаклар һәм горизонталь билге ясаячаклар.

"Вак таш-мастикалы асфальт-бетоннан саклау катламын Буа районында Казан - Буа – Ульяновск Р-241 автомобиль юлының 109 + 300 километрыннан алып 130 + 400 километрына кадәр озынлыктагы участогында ясыячаклар", - дип билгеләп үтелә учреждениенең матбугат хезмәте хәбәрендә. Агымдагы елда Татарстанда барлыгы 140 км федераль автомобиль юлларын норматив хәлгә китерәчәкләр.

Илебездә, Россия Президенты Владимир Путинның "май" указы нигезендә төзелгән "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Милли проектның төп максатлары: йөкләнеш (хәрәкәт) артык күп булган федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын бушату, юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарны киметеп, нәтиҗәдә ДТПда үлүчеләр санын 2017 ел белән чагыштырганда 3,5 тапкырга әзәйтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев