Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 130 продуктта күрсәтелмәгән антибиотиклар табылган

Быел "Демография" илкүләм проекты буенча ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенә 130 млн сумга җиһазлар куйдылар.

Татарстанда, эксперт класслы яңа җиһазлар ярдәмендә 130 продуктта ачылмаган антибиотиклар таптылар, бу җиһазлар антибиотиклар, пестицидлар һәм микотоксиннарга лаборатор тикшеренүләр уздыруны киңәйтергә мөмкинлек бирә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Быел «Демография» милли проекты буенча, Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенә, гомуми бәясе 130 млн сум булган 24 лаборатория җиһазы, шул исәптән алты югары технологияле үлчәү чарасы куйганнар.

"Хәзерге вакытта гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясе югары технологияле җиһазларда күрсәтелмәгән антибиотикларга, микотоксиннарга һәм пестицидларга тикшеренүләр ясарга кереште инде. Шулай итеп, сыйфатлы ысул белән хайваннардан алынган продукциядә 130 кушылманы атарга мөмкин булды", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Ведомствода, азык-төлектәге антибиотикларның кешедә аңа карата каршы торуын арттыруын сөйләделәр - бу глобаль проблема. Шуңа күрә, республиканың Роспотребнадзоры өчен Татарстан халкы ашый торган чимал һәм продуктларда антибиотикларның рөхсәт ителгән дәрәҗәләрен һәм бактерияләрнең антибиотиклыкка каршы булуын даими тикшерү, мөһим бурыч булып тора.

Ноябрьдә Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясе хезмәткәрләре Бангладештан креветкалар һәм Төркиядән кертелгән дорадо балыгы пробаларын тикшергәннәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, пробаларда күрсәтелмәгән антибиотикларны тапмаганнар.

“Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе азык-төлек продуктларының республика кулланучылар базарында сатыла торган сыйфат һәм иминлек күрсәткечләренә мониторингын дәвам итәчәк”, - дип йомгакладылар республика ведомствосы матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X