Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан прокуратурасы сыерларның ачтан үлү очрагын тикшерәчәк

Әйшә хуҗалыгы хезмәткәрләренең шикаятьләре социаль челтәрләрдә барлыкка килде. Татарстан прокуратурасы Яшел Үзән районының Әйшә хуҗалыгы фермасында тикшерү эшләрен башлады.

Моның өчен массакүләм мәгълүмат чараларында җирле хезмәткәрләрнең 2019 елдан бирле хезмәт хакы алмавы, ә фермадагы хайваннарның ачлыктан интегүләре турындагы язмалары сәбәп булган.

Республика күзәтчелек ведомствосы башлыгы Илдус Нәфыйков Яшел Үзән шәһәр прокурорына бу мәгълүматны тикшерергә кушты. Нигезләр булган очракта прокурор җавабы чаралары күреләчәк, дип хәбәр ителә ведомствоның Инстаграмдагы рәсми битендә. Тикшерү дәвам итә.

Элегрәк "Зеленодольск онлайн" төркемендә Әйшә фермасында "сыерлар ачлыктан үләләр" дигән мәгълүмат барлыкка килде. Алар фермада азык юк, дип язды. Үзләренең хаклы булуын дәлилләп, үлгән бозаулар фотосын һәм видеосын да тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев