Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табиб йокы өчен иң зарарлы гадәтләр турында сөйлә

Табиб-сомнолог Алена Гаврилова йоклар алдыннан ниләр эшләргә кирәкмәслеген сөйләде. Тиешле киңәшләрне ул "Кичке Мәскәү"(«Вечерняя Москва») белән булган әңгәмәдә бирде.

Табиб сүзләренчә, йокы алдыннан гаджетлар куллану һәм эшләп торучы телевизор астында йокыга китү - иң зарарлы гадәтләрнең берсе. 
Эш шунда ки, җемелдәүче зәңгәр төс йокы гормоны - мелатонин бүленеп чыгаруга йогынты ясый һәм йокыга китәргә комачаулый, - дип сөйләде Гаврилова. 
Шулай ук йокыга талу алдыннан куркыныч сюжетлы фильмнар һәм программалар карарга кирәк түгел. Чөнки стресс гормоннары бүленеп чыгуы аркасында йокыга китү катлаулы булачак, дип ассызыклады табиб. 
Белгеч искә төшергәнчә, йокы алдыннан шулай ук саклык белән генә ашарга кирәк: туйганчы ашарга кирәкми, әмма ач карынга яту да зыянлы. 
- Җиңел, калориясез ризык белән тамак ялгап алу кулай булачак, - дип сөйләде Алена Гаврилова. 
Моннан тыш, сомнолог йокы алдыннан физик күнегүләр белән чамадан тыш шөгыльләнмәскә киңәш бирә. . 
- Әлбәттә, урам урап кайту бер хәл, киресенчә, ул йокы талуга ярдәм итәчәк кенә. Шулай ук, авыр физик күнегүләргә килгәндә, йокыга дүрт-биш сәгать кала тренажер залында шөгыльләнү, минемчә, кулай вариант, - дип йомгаклады табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X