Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәламәтлек – иң зур байлык

Организмга кирәкле 10 ризык.

Кызыл борыч: витаминга, туклыклы матдәләргә бай. Бета-каротин, фитохимик матдәләр күп. С витаминына байлыгы буенча гөлҗимештән аз гына калыша.

Кызыл балык: А һәм Е, Д витаминына, аксымга бай. Д витамины җитмәгән кешеләр ешрак һәм озаграк авырый икән. Шулай ук кызыл балыкта омега-3 кислотасы күп.

Цитруслылар: лимон, апельсин, лайм, мандарин С витамины белән генә мактанмый, ә ул иммунитетны ныгытырга да сәләтле. Моннан тыш әлеге җиләк-җимештә фитонцидлар күп.
Ә алар авыру тудыручы бактерияләргә каршы көрәшә.

Кишер: бета-каротинга бай булуын барыбыз да белә. Ә ул иммун системасы күзәнәкләре үсешенә ярдәм итә, анемиядән дә файдасы бар.

Миндаль: Е витамины салкын тию авыруларыннан сак­лый.

Имбир: суган белән сарымсакны бәреп ега, иң яхшы табигый антибиотик. Әлеге үсемлек составында 10 антивирус матдәләр бар.

Кабак: пектин, минерал, сирәк очрый торган Т һәм К витамины, шулай ук С, В1, В2, В5,  Е, РР витаминнары да бар бу яшелчәдә.

Анар (гранат): тәмле генә түгел, 6 кыйммәтле аминокислотага да бай. Шуңа да ул итне алыштыра ала. Чөнки бу аминокислоталар ике ризыкта гына бар.

Тәмләткечләр: аларның күбесе дәвалау яисә профилактикалау үзлегенә ия. Ризык әзерләгәндә куркума, дәфнә яфрагы, дарчин, укроп, петрушка, сельдерей тамыры салырга онытмагыз. Иммунитетыгызны ныгытып кына калмыйча, ризыгыгызны да бизәр.

Суган: борын мышкылдаганда, салкын тигәндә актив кулланалар, чөнки ул вирусларны үтерә. Моннан тыш кандагы холестерин һәм организмдагы шикәр дәрәҗәсен киметүгә сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВИТАМИНЫ ключ к здоровью вкусно и полезно здоровое питание

2
X