Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиялеләргә чит ил юлламалары өчен акчаларын кайтарачаклар

Сүз 2020 елның 31 мартына кадәр түләнгән турлар турында бара.

Россия халкына чит илгә сатылган турлар өчен акчаны кире кайтарачаклар, алар 2020 елның 31 мартына кадәр сатып алынган. Тиешле боерыкны РФ премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.



«Туристларга һәм (яки) бүтән заказчыларга күчмә туризм өлкәсендә туристлык продуктын сату турында 2020 елның 31 мартына кадәр төзелгән шартнамәләр буенча түләнгән акчалата суммаларны туроператорның шәхси җаваплылыгы фонды акчаларыннан кире кайтарырга", - диелә документта.



Исегезгә төшерәбез, Күптән түгел Россия Төркия һәм Танзания белән 2021 елның 1 июненә кадәр авиаэлемтәне туктатты. Туристлык бизнесы вәкилләре моны тармак буенча җитди бәрелеш дип атадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X