Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роскачество белгечләре сөт турындагы иң популяр сорауларга җавап бирде

1. Кибеттә сатыла торган сөтнең барысы да заводларда тикшерү, термик эшкәртү уза һәм махсус төргәкләргә төрелә. Пастеризация, ультрапастеризация яки стерилизация сөттәге зарарлы һәм файдалы микрофлораны юк итә, шуның аркасында ул озак саклана да инде.

Әгәр аның төргәгендә саклау вакыты 10 көн дип язылган, суыткычта өч атна эчендә бозылмыйча саклана икән, димәк, ул ультрапастеризацияләнгән, шуңа күрә озак саклана да. 

2. Ни өчен бүлмә температурасында пакеты ачылган сөтнең тәмсезләнә, әмма простоквашинога әверелми? Җавапларның берсе беренче пунктка туры килә. Анда термик эшкәртү аркасында әчү өчен җавап бирә торган бактерияләр юкка чыккан була. 
Шулай ук, сыерны ашаткан азык аркасында да сөт әче тәм бирә. тагын бер сәбәп, сыер авырып китеп, аңа төрле дарулар бирү аркалсында да сөтнең тәме үзгәрә. 

3. Коры сөт кулланып әзерләнгән сөт продуктларының файдалы булмавы дөресме? Роскачество раславынча, юк, чөнки коры сөт шул ук таләпләргә җавап бирергә тиеш. Моннан тыш, кайбер продуктларны коры сөттән башка да, мәсәлән, аксым күп булырга тиешле йогуртларны эшләп булмый. 

Чыганак: rg.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев