Оештыручылар өчен штрафлар
РФ КоАПта халык арасында чаралар оештыручылар өчен штрафлар билгеләнү турында маддә кертелгән.
Бу хакта безгә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Гүзәл Низамова хәбәр итә.
Нинди очракларда штраф салына соң? Әйтик, халык белән чараны уздырмау нияте белән аны уздыру турында уведомление бирелсә, чара уздыруга рөхсәт бирелмәү турында гражданнарга хәбәр ителмәсә, чараны уздырудан баш тарту турында уведомление төбәкнең яисә җирле үзидарәнең башкарма властенә бирелмәсә (яисә вакытында бирелмәсә), бу кешегә карата административ эш кузгатылырга мөмкин.
Гражданнарга штраф – 5 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга – 10нан алып 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 20дән алып 100 мең сумга кадәр.
Административ эшне эчке эшләр бүлеге хезмәткәре кузгатса, аны судьялар карап карар чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев