Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нык ихтыярлылар фестивале

– 1-10 декабрьдә мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы старт ала.

Традиция буенча спорт һәм иҗат чаралары узачак, иҗтимагый оешмалар, җитәкчеләр һәм структура вәкилләре белән очрашулар булачак. Инде күркәм гадәткә әйләнгән масштаблы чараларның берсе – «Чиксез мөмкинлекләр шәһәре – 2018» интеграцион иҗат фестивале үз тамашачыларына
1 декабрь көнне дүртенче тапкыр ишекләрен ача. Ә кечкенәдән алып зурларга кадәр «үзенчәлекле» артистлар «сәхнә осталыгы» һәм «нәфис гамәли сәнгать» номинацияләрендә үзләренең талантлары белән уртаклашачак
  – дип, хәбәр итә ЯҮМР башлыгының иҗтимагый ярдәмчесе Алеся Лежнина.
Шәһәребезнең әлеге аерылып торучы талантлары үзләренең шушы социаль мөһим иҗтимагый башлангычка ярдәм итәрлек тамашачыларын көтә. Бәйрәмнең йомгаклау концерты 1 декабрь көнне Горький исемендәге мәдәният йортында көндезге 11 сәгатьтә башлана.
Мөмкинлекләре чикле затларның тырышлыкларын, сәләтләрен бәяләү алар өчен бик тә мөһим булган әлеге чараны тамаша кылып, катнашуыгыз ук зур ярдәм булып торачак. Язмыш биргән кыенлыкларга бирешмичә, тулы тормыш белән яшәргә көч табучыларның осталыкларына таң калып, рәхәтләнеп ял итәрсез, рәхим итегез!   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев