Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мияу – мияу пескәем

Авыл йорт хайваннарының яшәү шартлары белән шәһәрнекеләр арасында җир белән күк аермасы.

 

Кала мәчесе күргән тәрбияне саланыкы төшендә дә күрми. Әгәр инде берәр авыл кешесенә, фәлән мең суммага мыраубикәңне күрсәтергә ветеринарга алып бар, дисәң, кычкырып көләчәк һәм имән бармагын чигәсе тирәсендә боргалап, синең кемлегеңне дә искәртеп куячак әле. Ә кайсыбер шәһәр халкы йорт хайваннарын балаларыннан гына түгел, хәтта үзеннән дә кадерлерәк җан иясе дип саный һәм аны асрауга ай саен меңәрләгән сум акча түгә.
Баш мөхәрриребез Илсөя Садыйкованың урам күрмәгән Алан исемле йорт мәчесе, гафу итегез, «пес» итә алмыйча интекте. Бөтен редакциябез белән, әй, борчылдык инде аның өчен. Мансуровна иң кадерле гаилә әгъзасын ветеринар-хирургка алып барып, яхшы гына бәягә операция ясатты. Үзе дә: «Берәр җирем авыртса, дару төймәсе кабам да, йөрим шулай, табибка күренергә вакыт юк, ә менә шушы җан иясенә икенче операция ясатам уже», – дип көлде инде. Һәм муенына, кирәкмәгән җирен ялап, зарар китермәскә махсус якадан, арт шәрифләренә яшь баладай памперс киерткән Аланның видеоязмасын төшергән иде. Һәм аның белән «Яшел Үзән»нең социаль челтәрләрендә дә уртаклаштык, күп кенә комментарийлар яздылар. Шәһәрчә тәрбиядә яшәүче песине күреп, бот чабарсыз.
Авыл халкы өчен мәчесе авыру кысыр хәсрәт инде ул, сыер сырхауламасын, шулай бит! Газета укучыларыбызның да бу уңайдан фикерен беләсебез килеп урнаштырабыз бу язманы: кирәкме икән ул, чынлап караганда, бер тиен дә файда китермәүче шәһәр песиләренә шуның кадәр игътибар? Аңа тыккан акчаны башка кирәкле нәрсәгә тотсаң, яхшырак булмасмы? Меңәрләгән сумга операцияләр ясатканчы, йоклатсаң ничек? Ни әйтерсез, хөрмәтле газета укучыларыбыз? «Күңелемдәгесен әйтәм»гә шалтыратыгыз яки Телеграм, ВКонтакте төркемнәребездә комментарий итеп языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев