Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Мин һәм кулланучылар хокукларын яклау” конкурсында катнашучыларны котладылар

Республикада беренче тапкыр гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларының Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган "Мин һәм кулланучылар хокукларын яклау" темасына багышланган балалар рәсемнәре конкурсы узды.

Анда Яшел Үзән районыннан 37 рәсем тәкъдим ителде: 35е - 9 нчы лицейдан, 2се - Норлат урта мәктәбеннән. Эксперт комиссиясе нәтиҗәләре буенча 9нчы лицейның 5а сыйныф укучылары - Мурашко Дмитрий, Гайнетдинова Азалия, 5м сыйныф укучылары Серякова Елизавета, Филиппова Алинә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук укучыларны лаеклы әзерләгәннәре өчен география һәм финанс грамоталылыгы укытучысы Софья Әхмәтшина, рәсем сәнгате укытучысы Ирина Макарова билгеләп үтелде.

Бүләкләү 2021 елның 19 апрелендә лицей директоры Валентина Кибец катнашында узды. Рәхмәт хаты Норлат урта мәктәбенең 10а сыйныф укучысы Садыйков Салаватка тапшырылды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Абзалованың эше билгеләп үтелде. Җиңүчеләргә төрле конкурсларда уңышлар теләделәр.

9 нчы лицейга балалар рәсемнәре конкурсында актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты һәм бүләккә китап тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев