Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәчетле авылның рухы бай

Шушы көннәрдә Ислам дөньясы Мәүлид кичәсен билгеләп узды. Туганнар, дуслар катнашында мәҗлесләр оештырып, бүләкләр тарата торган зур бәйрәм: сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән көн ул. Мәүлид сүзе – туу, туган вакыт дип тә тәрҗемә ителә.

Мәчетле авыл иманлы да, нурлы да ул! Ә инде иман йортының буш тормый, көн дә азан тавышы яңгырап, намазга чакыруы авылның динле һәм киләчәге өметле булуын да күрсәтә. Шөкер, бүген районыбыз мәчетләрендә җомгада  гына түгел, ә һәр көн намаз укыла, якшәмбе мәдрәсәләре эшли, мәҗлесләр гөрләп тора. Олы Ачасырда узган пәнҗешәмбедә Мәүлид бәйрәме зурлап үткәрелде. Аны ел да шушы авылның ныклы терәге, һәр башлангычны күтәреп алып, туган авылына ярдәм кулы сузарга әзер торучы Әнвәр Габбас улы Миңнуллин үткәрә. Быел да мулдан табын корылды, бәйрәмдә катнашучылар районның имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның мәгънәле һәм үтемле вәгазен тыңлап, күңелләренә сихәт алды.
– Шөкер, мәчеткә йөрүчеләребез көннән-көн арта бара. Җомга намазына 35 кеше, ә өйлә намазына көн дә 10-15 ир-ат килә. Авылдашларыбызның дингә тартылуына сөенәбез генә. Якшәмбе мәдрәсәсенә 13 бала йөри, бәйрәмгә  аларны  да дәштек, шушы көннең асылын аңлаттым. Мәчетебез, Аллаһка шөкер, гөрләп эшли, проблемаларыбыз юк. Бүгенге көндә алда торган төп бурыч – авылыбыз зиратын чистарту. Безнең зират зур, ташландык урыннары да күп, шуңа да көзен берничә өмә уздырдык, бу эшне язын дәвам итәчәкбез. Рәхмәт, авыл халкы да, шәһәрдә яшәүчеләр дә актив катнаша, – дип сөйли авыл имамы Равил Кадыйров.
Бакырчы иман йортының да буш торганы юк. Моннан берничә ел элек искесенә яңа мәчет тә өстәп салынгач, дини чаралар уздыру мөмкинлеге тагын да артты. Язын биредә бишенче тапкыр Коръән укучылар бәйгесе узган иде, анда 60тан артык бала катнашты. Инде менә елдагыча Мәүлид бәйрәменә җыелдылар. Авыл имамы Әнәс хәзрәт Закиров ни өчен бу көнне бәйрәм итүләренә дәлилләр китереп, аңлатма бирде. Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү Раббыбызга карата ихласлылыгыбызны күрсәтә, иманыбызны ныгыта. Бу кичә бер-беребезгә карата туганлык хисләрен арттыра, шуңа да бәйрәмгә тирә-күрше авыллардан да, Яшел Үзәннән дә дин кардәшләребез җыелган иде. Тәмле ризыклар белән сыйланганнан соң, шушы чарага ашкынып кайткан, авылга төрле яклап ярдәм итәргә атлыгып торучы иганәчеләрнең берсе Рафикъ Бәхтияров теләк-фикерләрен җиткерде:
– Авылыбызда көн дә азан тавышы яңгырап торганга шатланып, бабайларыбызга рәхмәт әйтәбез. Дин көчле булган авылда барысы да: спорты да, мәдәнияте дә, көнкүреше дә гөрләп торыр. Иман йортыбызда никах туйлары, мәҗлесләр узып торсын!  

Язманың дәвамы газетаның җомга санында (№87).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Мәчетле авыл иманлы да, нурлы да ул!

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев