Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләсе елда нинди хезмәт башкарсаң, эшсез калырга мөмкин?

Массакүләм кыскартуларга карамастан, югары квалификацияле белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ булачак, ә менә кайберләре куркыныч янаган зонага эләгәчәкләр, дип раслыйлар.

Кем эшсез калмаячак соң? 
Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең хезмәт һәм социаль сәясәт кафедрасы мөдире Николай Волгин киләсе елда инженерлар эшне тиз арада табачак дип саный. Икенче урында киң сорау кулланучы эшче һөнәрләр - станок янында хезмәт куючылар, токарь һәм 6-8 разрядлы фрезерчылар. 
Өченче урынны табиблар, икътисадчылар, юристлар һәм сатучылар алып тора. 
Элеккечә үк сәркатипләр, бухгалтерлар, машина йөртүчеләр, кассирларга ихтыяҗ зур. 
Туристик компаниядә, нык кыйммәтле, затлы товар сату өлкәсендә эшләүчеләр "куркыныч зонасында"тора. 
Ә хезмәт хаклары белән хәл ничек тора? 
"Эш бирүчеләрнең күбесе фаразлар буенча, 
киләсе елда хезмәткәрләргә хезмәт хакын инфляция процентыннан артмаячак, ягьни, 2019 елда ул 7-8% тәшкил итәргә тиеш, - дип саный Николай Волгин. - Асылда: кешеләрнең чынлыктагы керемнәре генә кимемәсен иде". Хәтта иң оптимистик фаразлар буенча да, хезмәт хакларының уртача үсеше 10% тан артмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев