Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кеше үлеменә бәйле чираттагы янгын МЧС хезмәткәрләренә өстәмә профилактик рейдлар үткәрүгә сәбәп булды

Комаров урамындагы 24нче йортта яшәүчеләр төтен исен сизү белән янгын сакчылыгына хәбәр итә. Коткаручылар килгәнче 5нче һәм 6нчы подъезд арасында урнашкан подвал кара төтен белән тулган була инде.

Янгын күп фатирлы йортның подвалы сарайларының берсендә чыккан була. 
Подвалда идәндә янгын сүндерүчеләр аңсыз яткан ир-ат гәүдәсен таба. Зыян күрүчене шунда ук саф һавага чыгаралар һәм медиклар кулына тапшыралар. Әмма реанимация чаралары барышында зыян күрүче вафат була. Подвалда бары тик матрас кына янган булса да. Ир үлеменә шул да җитә. Мәрхүмнең шәхесен дә ачыклыйлар. Аның 34 яшьтә һәм бу йортта түгел, ә Гоголь урамындагы 55нче йортта яшәгәнлеге дә ачыклана. 
Янгын чыгарга бер көн алдан ул үзенең танышына килә, төн кунарга сорый, исерек хәлдә була. Кыз аны йорт подвалында урнашкан үзенең сараенда йга кунарга рөхсәт бирә. Икенче көнне ул аны өенә озатырга тырышса да, егет янә эчеп, кайтып китүдән баш тарта. ЯҮМР буенча янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре ачыклавынча, янгын һәлак булучының саксыз тәмәке тартуыннан чыккан. 
Янгыннарны кисәтү максатыннан күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары 8нче янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре белән берлектә Комаров урамындагы 24 нче йорт подъездларында өстәмә рәвештә һәр фатирны карап чыкты. 
Йортта яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәрелде, белешмәлекләр тапшырылды, ут белән эш итүдә сак һәм уяу булырга, подвалларга чит кешеләр кергән очракта кичекмәстән полициянең участок уполномоченныена хәбәр итәргә кирәклеге турында искәрттеләр. Моннан тыш, күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары, тикшерүче торак компаниясе вәкилләре белән бергә, йортның подвал бүлмәләрен карап чыкты, ачыкланган җитешсезлекләр күрсәтелде. ТКХ хезмәткәрләре, үз чиратында, барысын да тәртипкә китерергә һәм яшәүчеләр арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау буенча эшне активлаштырырга сүз бирде. 
Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев