Яшәеш

Казанда ОСАГО һәм КАСКОга сорау артты, тарифлар үсте

ОСАГОга сорау 28% ка, КАСКОга 18% ка арткан. Тиешле тикшеренүне RuStore һәм Росгосстрах аналитиклары уздырган.

Тарифлар да үскән. Мәсәлән, акрын, кагыйдәләр буенча автомобиль йөртүчеләр өчен ОСАГО 3% ка, югары хәвефлеләр өчен 10% ка арткан.

2026 елда RuStoreда автомобиль кушымталарына сораулар ике тапкыр арткан. Иң еш «Яндекс Навигатор» һәм «VK Видео» йөкләнә. Бу «кибет» Androidлы Россия автомобильләренең һәр бишенчесендә урнаштырылган.

Электромобильләргә һәм гибридларга да кызыксыну арта. Алар өчен ОСАГО июньдә 28% ка, июльдә тагын 17–20% ка үскән. Электромобильләргә каско сораулары саны беренче яртыеллыкта узган елгы дәрәҗәдән 20% арткан.

КП Казань


Нет комментариев