Яшел Үзәннең 3нче гимназиясендә 20нче Бөтенроссия педагогик Занков укулары узды
Яшәеш

Яшел Үзәннең 3нче гимназиясендә 20нче Бөтенроссия педагогик Занков укулары узды

Белем бирү учреждениесе инде озак еллар үсеш технологиясе буенча эшли, бу үз нәтиҗәләрен бирә: гимназия Россиянең топ-200 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кергән.

Программада мастер-класслар, секцияләр, педагогларның күрсәтмә чыгышлары, ачык дәресләр каралган иде. Төрле районнардан, шәһәрләрдән, хәтта Санкт-Петербургтан килгән кунаклар өчен бу көн чын бәйрәмгә әверелде. Чөнки алар эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, күпме яңа мәгълүмат туплый.


Нет комментариев