Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт Думасы күп балалы гаиләләргә яңа ташлама бирергә тели

Россиядә күп балалы гаиләләргә ярдәм сыйфатында бензин сатып алу өчен ягулык карталарын бирә башларга мөмкин.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Никита Березин әнә шундый тәкъдим кертте.

« < ... > Күп балалы гаиләләр өчен бушлай ягулык карталары кертү мөмкинлеген карауны сорыйм", - дип белдерде Березин Хөкүмәт рәисе Татьяна Голиковага мөрәҗәгать итеп. Депутат, шулай ук, аның инициативасын балалы гаиләләргә ярдәм итү дәүләт программасына кертүне сорады.

Березин күп балалы гаиләләргә аена 30 литр бензин бирергә тәкъдим итә. Бу социаль тигезсезлекне бетерергә ярдәм итәчәк һәм мондый гаиләләргә шәхси автомобильләрдә яки җәмәгать транспортында йөрергә сайлау мөмкинлеге бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев