Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген туберкулезга каршы көрәш көне

Туберкулез белән авыру республиканың Биектау, Әлки, Теләче, Яшел Үзән, Нурлат, Бөгелмә, Әгерҗе һәм Чистай районнарында республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. “2019 елда республикада сигез районда (...) авырулар республика күрсәткеченнән 1,2-2 тапкыр югарырак”, - дип билгеләп үтте спикер.

Моннан тыш, Алешина аңлатканча, гадәттә туберкулез белән 18 дән 49 яшькә кадәрге кешеләр авырый. Нигездә, бу шәһәр халкы. Шул ук вакытта 2019 елда Татарстанда туберкулез белән авыру 2018 ел белән чагыштырганда 2,7%ка кимеде, дип ассызыклады белгеч. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Анна Алешина сөйләде.

Сүз уңаеннан, бүген - 24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләнә. 1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән.

-Туберкулез бөтен дөньяда куркыныч авыру булып калуын дәвам итә, - дип сөйли “ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗның Яшел Үзән филиалының табиб-эпидемиологы Наталья Мягкова. – Дәвалап була торган бу инфекциядән җир йөзендә һәр көнне 4 меңнән артык кеше үлә, 30 меңгә якыны авырый башлый. Туберкулезга каршы көрәш нәтиҗәсендә 2000 елдан алып 2018 елга кадәр 58 миллионлап кешенең гомерен саклап калу мөмкин булган. Быел бу көн “Гамәл кылырга вакыт җиткән” девизы астында бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев