Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алена Хәйруллина: «Халык ышанычына таянам»

Акъегет авыл җирлегендә яңа башлык билгеләнүе турында хәбәр иткән идек инде. Ул – Алена Хәйруллина. Шушы көннәрдә яңа җитәкче редакциябездә булып, хис-кичерешләре, алга куйган максатлары белән уртаклашты.

Иң беренче яңа башлык белән якыннан танышыйк. Алена Владимировна Казанда туган, соңрак гаиләсе белән Балык Бистәсе районына күченеп төпләнгән. XI сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Казан сәүдә техникумына укырга керә. Биредә булачак ире Айрат белән таныша. Вакытлыча, бала үстергәндә генә яшәргә дип, Айратының туган авылы Юынчыга кайталар һәм авылда төпләнеп калалар.
– Юк, һич кенә дә авылда калганыма үкенгәнем булмады, чөнки ирем ныклы терәгем. Һәм саланың хезмәтеннән дә, яшәешеннән дә бер дә зарланмыйм. Авылда ул чакта тугыз еллык мәктәп бар иде, декрет ялыннан соң тарих укытучысы итеп чакырдылар. Читтән торып КФУның тарих факультетына укырга кердем, хезмәтемне яратып башкардым. Тик мәктәпне бөтенләй ябып куйгач, эшсез калдым. Шулчакта Акъ­егет авыл җирлегенә баш хисапчы кирәк иде, мине чакырдылар. Яшермим, минем өчен бөтенләй ят өлкә булгач, авыр булды. Әмма тырышырга туры килде, өйрәндем. Шуңа да минем өчен авыл җирлеге хезмәте ят түгел. Әлбәттә, башлык булу зур җаваплылык сорый. Беренчедән мин авыл халкы алдында җаваплылык тоям, аларның моң-зарларын чишәр өчен тырышачакмын.
– Бүген алдыгызда торган иң төп максат нинди?
– Референдум узды, хәзер тиешле күләмдә акчаны җыеп, мөһим эшләрне башкарырга кирәк. Безнең җирлектә дә проблема юлларга терәлә. Үзсалым акчасына шактый урамнарга вак таш җәелде һәм тигезлиселәре дә бар әле. Шулай ук җәяүлеләр йөри торган күперләрне төзекләндерергә кирәк. Әлеге программа бетмәсен иде дип кенә телибез.
– Быел Акъегет җирлеге үзсалым акчасын 500 сум күләмендә җыя, халык ризамы?
– Референдумда үз тавышын бирделәр. Күпчелек халык риза, каршы килүчеләр дә булмыйча калмый. Кайберәүләр бүген 500 сумын биреп, иртәгәсен капка төбеннән үк юл җәелүен тели. Шулай да башкарылган эшләр күз алдында булгач, уңай карыйлар.
– Гадәттә, яңа җитәкчегә шикләнеп тә, кызыксынып та, сынап та карау гадәте бар. Сезне авыл халкы ничек кабул итте?
– Килеп ризасызлык белдергән кеше булмады. Халык мәхәббәтен яулау өчен иң беренче эшләп күрсәтергә кирәк. Халык ышанычына һәм аның ярдәменә таянам. Бергә, бер йодрык булып яшәгәндә генә алда торган мәсьәләләрне чишәргә мөмкин дип уйлыйм.
– Яңа эшегездә уңышлар теләп калабыз!

Илсөя Завилейская фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев