Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

50 яшьтән соң туклану кагыйдәләре

Олыгайган саен матдәләр алмашы акрыная. Шуңа күрә азыкта май һәм тиз аксымнар (кондитер ризыклары, ипиләр, казылык, ярымфаб­рикатлар) кимергә тиеш. Алар урынын түбән калорияле һәм туклыклылары алыштырсын. Гомерегезне озынайтырлык итеп рационны ничек төзергә соң?

 Ит белән пешерелгән шулпалы ашларны атнасына өч тапкырдан да артмасын. Буыннарга зарарлы матдә – пуриннарның күләмен киметү өчен, ит кайнап чык­кан беренче шулпаны, жәлләмәгез, түгегез. Җитештерүчеләр кош­ларны, сыерларны, дуңгызларны «пичкать» иткән антибиотиклар да шунда түгеләчәк. Ә иң яхшысы – ашны суган, кишер, сельдерей тамыры һ.б. яшелчәләр пешкән шулпада әзерләгез. Яшелчәләр ашка максимум файда бирсен өчен, зур угычтан уыгыз. 30 минут пешерегез дә, туклыклы шулпаны сөзегез.

 Пешерелмәгән яшелчәләрне азрак, ә термик эшкәртелгәннәрне күбрәк кулланыгыз. Аларда, эчәклек лайлалыгын ярсытучы тупас күзәнәкләр ул кадәр күп түгел.

 Боткалар пешерү вакытын 10 минутка арттырыгыз. Изелеп пешкән ярмаларны үзләштерүе организмга җиңелрәк. Азык эшкәртү трактына да үзле боткалар йомшак тәэсир итә.

 Йомырканың  аксымы гына. Сарысын күп ашамаска тырышыгыз. Соңгы чиктә, атнасына 2-3 данәдән артмасын. Йомырканың уртасында, безнең кан тамырларын тыгылдыра торган, холестерин күп. 

 Сыер һәм дуңгыз урынына – тавык, күркә, бозау ите. Иттән бөтенләй баш тартырга ярамый. Ул, башка продуктлардан җитәрлек алып бетерергә авыр булган аминокислоталар чыганагы. Атнага 2-3 тапкыр диетик сортлы итләр ашагыз. Калган көннәрдә икенче ризык итеп балык әзерләгез. Диңгезнеке булса – бигрәк тә яхшы. Ул – кан тамырларының яшьлеген озынайтучы омега – 3 май кислотасы чыганагы.

 Майлы ризык нәрсәсе белән зарарлы соң?
Кыздырган вакытта продукт­ларда, безнең йөрәк, ми һәм кан тамырларының дошманы – трансмайлар барлыкка килә. Әлеге катнашмалар, кан тамырларында тупланып кан әйләнешен бозучы һәм кан тамырлары катастрофасы – инфаркт һәм инсультка китерүче холестерин катламына әверелә. Моннан тыш, трансмайлар корсактагы барлык эчке органнарда да туплана. Аларны май тышчасы белән урап, эшләрен боза. Трансмайлар иң күбе без «үлеп» яраткан кетердәгәнче кыздырылган ризыкларда. Әгәр дә нинди дә булса продуктны кыздырасыз икән, ашаганда кисеп калдырсагыз бик күпкә яхшырак булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вкусно и полезно польза и вред правильное питание о пользе еды

2
X