Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020-2021 кышы Татарстанда аномаль җылы булырга мөмкин

Республикада соңгы кырыс салкыннар 42 ел элек күзәтелгән.

2020-2021 кышы Татарстанда узган сезонның һава торышын кабатларга һәм яңадан аномаль җылы булырга мөмкин.
Һәрхәлдә, моңа фаразлар киресенә караганда күбрәк. Бу хакта матбугат конференциясе вакытында КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Профессор сүзләренчә, хәзер Татарстанда Арктикадан килгән һава массасы аркасында салкын. Әгәр алга таба атмосфераның циркуляциясе көнбатышныкы икән, кыш көне төбәктә җылы булачак. Төгәл бу хакта берничә көннән үк әйтергә мөмкин булачак.

Татарстанда соңгы кырыс салкыннар 42 ел элек күзәтелгән. Һәм бу җылы кышка өмет бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев