Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевода өй түбәсендә су асты көймәсе - служаклар истәлегенә һәйкәл

Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яшәүче Рөстәм Гыйләҗетдинов узенең йортын су асты көймәсенә охшатып ясаган.

Рубканы ул түбәсенә куйган, аны диңгезчеләрнең хәтерен мәңгеләштерү максатыннан эшләгән. 1967нче елның 8 сентябрендә «К-3» дип аталган су асты көймәсендә янгын чыгып, анда 39 экипаж әгьзасы һәлак булган. Икенче отсек тулысынча янып беткән, андагы кешеләр калганнар исән калсын өчен аны ябып куялар. Су асты көймәсен базага алып килеп җиткерәләр. 23 яшьлек Рөстәм Гыйләҗетдинов хезмәт иткән борт фаҗига булган көймәнең янында була һәм ул хәрбиләрнең батырлыгына таң кала. Шунысы мөһим, аларның барысына да армиядән кайтырга нибары 4 көн калган була. Шунда ул үзенә әлеге егетләрне онытмаска сүз бирә, идеяне ярты гасыр узганнан соң тормышка ашыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Васильвода К-3 рубкасы өй түбәсендә

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык сюжет?

    https://www.youtube.com/watch?v=JQXK7ZVKLEY