Васильевлылар "дөньяны шимбә көннәрендә үзгәртә" башлады
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевлылар "дөньяны шимбә көннәрендә үзгәртә" башлады

Бистәдә яшәүчеләрнең тиңдәшсез акциясе дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, узган ел васильев экоактивистлары 18 шимбә рәттән якындагы урман утыртмалары һәм елга ярларында чүп-чар белән көрәште. Алар 600 капчыктан артык чүп-чар җыеп, алып чыктылар.

Быел акция Радужный микрорайоны буенда старт алды. Анда 15 кеше катнашты. Активистларга җирле янгын часте хезмәткәрләре дә кушылды. Чараның нәтиҗәсе - 45 капчык чүп-чар. Хәзер Васильево пляжы, шулай ук, анда бару юлы тирәсе һәм автобус тукталышы мәйданчыгы чиста.

Халыктан бу чисталыкны саклауларын сорыйбыз.

Киләсе шимбәдә җыештырырга кая барабыз? Барлык битараф булмаганнарны чакырабыз!


Нет комментариев