Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат командасы кабат җиңүче

Татарстан Республикасы һәм Чувашия Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләренең хатын-кызлар командалары арасында 2022-2023 елгы «Идел аръягы лигасы» сезонының финал этабы узды.

Норлатка Козловка, Ормар, Теләче районы Шәдке авылы һәм Кама Тамагы командалары килде.

Уеннар түгәрәк системасы буенча узды. Менә аның нәтиҗәләре:

  • 1 урын – Нур волейбол командасы 12 очко;
  • 2 урын – Шәдке авылы 9 очко;
  • 3 урын - Ормар 6 очко;
  • 4 урын - Козловка 2 очко;
  • 5 урын - Кама Тамагы 1 очко.


Сезон нәтиҗәләре буенча, Норлат мәктәбе командасы беренче күчмә «Идел аръягы лигасы» кубогына ия булды 🏆 🥳
Шулай ук, команда уенчылары Хәйруллина Камилә, Габидуллина Алинә, Якимова Валерия шәхси бүләкләргә лаек!


 

-Әлеге турнирда катнашкан барлык командаларга рәхмәт! Көн саен командаларын әзерләгән тренерларга, иганәчеләребезгә аерым рәхмәт белдерәбез! Мәктәп директоры Рамил Зиннәтуллин, Зөфәр Борһанов, Илнар Заһидуллинсыз бу бәйрәм булмас иде. Безнең ярдәмче судьяларга, атап әйткәндә: Василенко Константин, Нигъмәтҗанов Линур, Гатауллин Илназ, Шәрәфетдинов Адель һәм Вәлиева Ренатага оештыру эшләрендә ярдәм иткәне өчен рәхмәт!, - дип язалар Норлатның ВК төркемендә.
 

Бу беренче сезон, кубок күчмә, шуңа күрә киләсе елга командалар тагын да күбрәк булыр.
Ә Норлат командасы мәктәп волейбол лигасының республика этабына әзерләнә.
Уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев