Бүген Казанның «Сугышчыларга ярдәм» волонтерлык оешмасы җитәкчесе Сәрия Нуровна, Норлат «Халык фронты» штабыннан госпитальдә булучы егетләребез өчен гуманитар йөк алып киткән.
- Бүген без гуманитар йөкнең 60нчы партиясен җибәрдек. Теләгебез бер: тизрәк дөньяларыбыз тынычлансын да, егетләребез өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсын. Ә без уртак көч белән ярдәм итүебезне дәвам итәчәкбез, – дип сөйли авылның активисты Роза Ягудина.
Нет комментариев