Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Алтын туйны каршы алу бәхет

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

Гаилә – шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулган гади һәм шул ук вакытта зур мәгънәгә ия булган сүз ул. Җир йөзендә кеше пар канатлы булып, сөйгән яры белән гаилә корып яшәгәндә генә бәхетле.
Районыбызда матур, үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, яратып эндәшүче матур гаиләләр. Шундыйларның берсе – Татар Исламында гомер итүче Люция һәм Гусман Заһидуллиннар. Быел аларның бергә гомер итүләренә – 50 ел булды.
– 50 ел парлап яшәү бәхетле гаилә ләргә генә тәти ул. Узган гомергә әйләнеп карасаң, аның кадәр вакыт узмаган да кебек. Төнге икедә ятып, биштә торган, булсын дип чабылган... Гомер дигәннәре шулай тиз уза икән ул, – ди Заһидуллиннар үткәннәргә нәтиҗә ясап.
Люция апа белән Гусман абый икесе дә бер авылдан. Татар Исламының саф чишмә суларын эчеп үскән егет белән кыз сөйгән ярларын читтән эзләми. Люция апа, кара костюмын ошаттым, шуңа гашыйк булдым дип шаяртса да, егетнең төпле, акыллы булуы, әлбәттә инде төз буе, чибәрлеге дә җәлеп итми калмагандыр. Югары уку йортының өченче курсында укыганда ук егет кызның кулын сорарга Хәбир абый янына бара. Тик әтиләре, укып бетерсен әле дип, каршы килә. Икенче юлы инде кызның үз ризалыгы белән, урлап кайталар һәм зурлап туй ясыйлар.
– «Калинин» колхозында эшләгән чорым иде. 26 гыйнварда ак күлмәк, костюм киеп, дүрт пар язылыштык. Ул чакта мондый туй беренче генә үткәрелгәнгә, «Социалистик Татарстан» газетасына да язып чыгарганнар иде. Дүрт пардан бүгенге көндә без генә калдык инде, – дип искә ала Гусман абый.
Люция апаны тирә-юнь авылларда белмәүчеләр сирәктер. Гомере буе балаларга белем, тәрбия биргән, зур хәрефтән язарлык укытучы ул. 1968 елдан Рус Әҗә ле мәктәбенә йөреп эшли. Соң гы ун елда Норлат мәктәбендә рус төркемендә татар теле укыта. Укучылары бүгенге көндә остазларын онытмый, хөрмәтләп бәйрәмнәрдә котлыйлар, киңәшләшәләр, очрашалар.
– Бергә эшләгән коллектив, укучылар сагындыра. Бүген дә аралашып торабыз, онытмыйлар, киләләр. Күпме еллар узгач та, укучыларымның искә алулары сөендерә. Димәк, гомерем заяга узмаган. Татар теленнән имтиханнарны да «5»кә генә бирәләр иде. Бер карасаң, Татар Исламы белән Рус Әҗәле арасы якын түгел, яшьлек белән юл газабы да сизелмәгән. Хәзер шул чакларны искә алам да, гаҗәп ләнеп куям. Актив тормышта гөрләп яшәгәнбез. Төрле чаклар булгандыр. Әмма кайгысын да, шатлыгын да бергә кичтек, – дип сөйли Люция апа.
Әйе, тормыш дигәннәре гел куанычлардан гына тормый шул, Аллаһ Тәгалә адәм баласын сынап та карый. Заһидуллиннар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әмма бер кызлары бик тә кыска гомерле була. 17 яшьлек чәчәк кебек Айгөлләрен югалткан мәлдә әти-әнисенең йөрәкләре ничекләр чыдады икән?! Бала югалту хәсрәтен беркемгә дә күрергә язмасын, йә бер Аллам. Алга таба яшәргә көчне улы белән кызы, бүген исә инде оныклары бирә. Ялларда, каникулда әби белән бабасы янына кайтып, тәмле сөт ризыклары белән сыйланып, саф һавалы Татар Исламында рәхәтләнәләр. Люция апа белән Гусман абый да сыер асрап, булсын дип тырышып яшиләр. Гомумән, гомер буе хөкүмәт эшендә дә, йорт тирәсендә дә гел хезмәттә булган парлар кул кушырып утыруны күз алдына да китерми. Гусман абый «Калинин» колхозында баш агроном, аннан Косякау авыл Советы рәисе булып та, җитәкчелек итәргә туры килә. Соңрак Төньяк Норлат дәүләт орлыкчылык инспекциясе башлыгы булып хезмәт куя. Ә инде авыл укытучысының эше мәңге бетә торган түгел. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык өй эшләре, дәфтәр тикшерүләр, авылның иҗтимагый тормышында актив катнашулар... Бу исемлекне тагын санарга булыр иде әле. Өлгергәннәр, зарланмаганнар, чөнки Заһидуллиннар тормыш йөген бергә, бер-берсенә терәк булып, иңне-иңгә куеп тартканнар. Һәм шөкер, алтын туйларына да килеп җиткәннәр. Тигезлектә, әле озак еллар бүгенгедәй бер-берегезнең күзенә генә карап, ярты сүздән аңлап, тынычлыкта яшәргә насыйп булса иде дигән теләкләр белән сау буллаштык без Заһидуллиннар белән. Эш, гаилә мәшәкатьләре белән яшьлек узган да киткән. Гомер көзләрегез тагын да матуррак, ямьлерәк булса иде. Алтын туегыз котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев