Татарстан Дәүләт Советы бүген көзге сессияне ача
Яшәеш

Татарстан Дәүләт Советы бүген көзге сессияне ача

Сәгать 10да башланачак республика парламентының 23нче утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык мөрәҗәгать белән чыгыш ясый. Ә сәгать 14тә 24нче утырыш узачак.

Парламентның 24нче утырышы көн тәртибенә 12 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән ун республика закон проекты.

Беренче укылышта депутатлар республиканың 2026 елга һәм 2027, 2028 еллар план чорына бюджеты турындагы законнарга, Татарстанның дәүләт символлары турындагы, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы, халыкны адреслы социаль яклау турындагы, гражданнар сәламәтлеген саклау өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы законнарга үзгәрешләр кертүче закон проектларын караячак; аерым муниципаль районнарда урнашкан җир участокларын авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир категориясеннән башка категориягә күчерү турындагы закон проектларын караячак.

Икенче укылышта парламент әгъзалары җирле үзидарә турындагы республика законына үзгәрешләр кертүче закон проектын тикшерәчәк. Ул Татарстан законнарын «Бердәм публик хакимият системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль законга туры китерүгә юнәлтелгән.

Утырыш көн тәртибенә шулай ук мировой судьяларны сайлау һәм Татарстан Хисап палатасы аудиторы вазифасына билгеләү турындагы мәсьәләләр дә кертелгән.

Татар-информ


Нет комментариев