Яшел Үзән районы Башкарма комитетының финанс-икътисад хезмәте җитәкчесе Вера Павловна Сергеева җитәкчелегендәге команда хезмәттә генә түгел, спортта да сынатмый!
Коллектив калькуляторларны читкә куеп, ГТО нормативларын үтәде. Спорт рухы, командадашлар ярдәме һәм җиңүгә омтылыш — һәр катнашучының нәтиҗәсендә чагылыш тапты.
Сәламәтлек — иң кыйммәтле байлык! Көндәлек җаваплы хезмәт белән физик активлыкны бергә алып бару — энергия һәм яхшы кәеф чыганагы.
Команданы бу матур нәтиҗә белән котлыйбыз! Алда — яңа уңышлар һәм, әлбәттә, алтын ГТО билгеләре!
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Нет комментариев