Сентябрьдә Татарстанда кем арттырылган хезмәт хакы алачак?
Яшәеш

Сентябрьдә Татарстанда кем арттырылган хезмәт хакы алачак?

Республика халкының 30 августта эшләгән көне хезмәт хакына өстәләчәк. Бәйрәм көннәрендә эшләү өчен хезмәт хакын исәпләү тәртибе РФ Хезмәт кодексының 153 нче маддәсе белән билгеләнгән.

Аның кагыйдәләренә ярашлы, бәйрәм көнендәге хезмәт ким дигәндә икеләтә түләнергә тиеш. Шуңа күрә 30 августта график буенча эшкә чыккан татарстанлыларга эш бирүче бәйрәм көнендәге эшләнгән сәгатьләр өчен арттырылган хезмәт хакы түләргә бурычлы.

Әгәр бу көндә эш дәвамлылыгы берничә сәгать кенә булса, мәсәлән, ярты смена, икеләтә түләү нәкъ менә эшләнгән вакытка гына кагыла. Эш көненең калган өлеше исәпкә керми.

Шул ук вакытта хезмәткәр компенсациянең башка вариантын сайларга хаклы. Бәйрәм көнендә эшләгән өчен арттырылган түләү урынына өстәмә ял көне бирүне сорарга мөмкин.

Татар-информ


Нет комментариев