Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Самолетта пассажир үлгән?

Мәскәү-Көньяк Сахалин рейсы буенча юл тотучы самолет Казанда утырырга мәҗбүр була. Чөнки очкыч пассажирының хәле кискен рәвештә начараеп китә. Ярдәмне аңа бортта ук күрсәтә башлыйлар, ләкин, кызганыч, коткарып булмый.

20 гыйнвар көнне, төнлә Казанда Мәскәү - Көньяк Сахалин рейсы буенча барган самолет кинәт кенә төшеп утыра. Сәбәбе - ир-ат пассажирның сәламәтлеге начарая. Бу хакта Көньяк Сахалин аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Ир-ат аңын югалта. Бортта ук аңа ярдәм күрсәтә башлыйлар, ләкин коткарып булмый. Казанда табиблар пассажирга берни белән дә ярдәм итә алмый һәм үлем теркисе генә кала. Бу мәгълүматны KazanFirst басмасы бирде. 
Вакыйга аркасында Мәскәү - Көньяк Сахалин рейсы өч сәгатькә тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев