«Кожаный мяч» Суперфиналында яшел үзәнлеләр көмеш яулады
Яшәеш

«Кожаный мяч» Суперфиналында яшел үзәнлеләр көмеш яулады

«Кожаный мяч» Суперфиналында 16 яшькә кадәрге егетләр яшь категориясендә (2011–2012 елларда туганнар) Яшел Үзәннең 3нче спорт мәктәбе командасы көмеш призёр булды (тренеры — Дмитрий Кондратьев).

Үзләренең соңгы матчларында егетләр кырга чын сугышчылар кебек чыктылар һәм Энгельс шәһәреннән «Звезда» командасын 5:1 исәбе белән җиңделәр.

Команданы котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев