Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гипертониклар өчен зарарлы булган ризыклар!!! БИК кызыклы. Кереп укыгыз!!!

Кан басымының даими күтәрелүенә юл куймас өчен, яшәү рәвешен һәм туклануны нык күзәтү мөһим. Табиблар билгеле бер продуктларны кулланырга киңәш итә, әмма алар арасында куркыныч булганнары да бар.

Кофеин 
Даими рәвештә каһвә кулланырга яратучылар гипертониядән иза чигәләр. Австралия галимнәре раславынча, көненә ике чынаяктан артык каһвә эчкән кешеләрнең кан басымын 10 пунктка күтәрә. Моннан тыш, гипертониягә дучар кешеләргә табиблар әлеге эчемлектән бөтенләй баш тартырга киңәш итә. Ул кан басымын тагын да көчәйтә, ә бу, үз чиратында, инсульт китереп чыгарырга мөмкин. Каһвәдән йөрәк тибеше ешая һәм тахикардия барлыкка килергә мөмкин, ул шулай ук гомумән үз үзеңне хис итүгә тискәре йогынты ясый. Ә кофеин матдәсен бу эчемлектә генә түгел, ә чәй, энергетик (телевизор аша рекламлаучы эчемлекләр) һәм шоколадта да табарга була. 


Хәмер 
Спиртлы эчемлекләр югары кан басымыннан интеккән кешеләр өчен аеруча куркыныч. Табиблар кисәтүенчә, сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар белән чагыштырганда, алкогольне артык күп кулланучылар гипертония һөҗүменә дүрт тапкыр ешрак дучар ителә. Мондый эчемлекләр ир-атларның 10% ында һәм хатын-кызларның 1% ында кан басымын күтәрә. Куркыныч шунда ки, хәмер кулланып бер сәгать узгачтан соң.кан тамырлары киңәя һәм гипертоникка җиңел булып китә. Әмма, берничә сәгатьтән соң алар элеккедән дә ныграк тарая һәм кан басымы күтәрелә. 


Тоз 
Гипертониядән җәфа чигүчеләргә организмда тоз тоткарланмасын өчен бик еш һәм күп итеп чиста су эчәргә кирәк. Әйтик, табиблар киңәше буенча 5 граммнан артык тоз кулланырга киңәш ителми. Моннан тыш, составында тоз булган башка продуктлар: маринад, соус, тәмләткечләр һәм хәтта тәм-томнарны куллану катгый тыела. Натрий хлорид организмдагы суны тоткарлый, ә бу кан басымының күтәрелүенә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X