Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Яңа елга теләкләр чынга ашсын

Тылсымлы Яңа ел төнендә иң кадерле хыяллар тормышка аша ала, тик моны бик нык теләргә кирәк.

Теләгегез чынга ашармы - юкмы икәнен белү өчен бага аласыз:

Кәгазьдән бер үк төрле ике квадрат кисегез һәм аларның берсенә тамга куегыз. Чыршы янындагы урындыкка басыгыз да, аның очы биеклегеннән квадратларны идәнгә ыргытыгыз. Беренче булып тамгалы квадрат төшсә, теләк тормышка ашмаячак, ә әгәр чистасы икән - һичшиксез үтәләчәк.

Әгәр сезнең өегездә мәче яки эт бар икән, теләгегезне әйтегез һәм хайванны икенче бүлмәдән чакырыгыз. Бусаганы нинди аягы белән атлап керүен игътибар белән күзәтегез. Әгәр сул булса - теләк һичшиксез үтәләчәк, уңы - юк.

Яңа ел теләге тормышка ашсын өчен, аны дөрес итеп теләргә кирәк. Моны эшләргә мөмкинлек бирә торган төрле ысуллар бар.

Теләкне балавыз ярдәмендә теләргә мөмкин. Шәмне кабызыгыз һәм аны чиста (яңа булса тагын да шәп) тәлинкә өстендә тотыгыз, балавыз тамчылары белән, теләгегезне гел кабатлап, тәлинкәнең бер кырыеннан алып икенче кырыена кадәр зур итеп "+" тамгасын ясагыз.

Кырыйларына барып җитәрлек итеп, савытка салкын су салыгыз. Теләгегезне өч тапкыр кабатлагыз, белгән догагызны укыгыз һәм савытны аулак урынга алып куегыз. Су парга әйләнгәч, теләгегез тормышка ашачак.

Тагын бер борынгы Яңа ел ритуалы бар. Чыршыны очыннан тотып теләгегезне әйтегез. Тере агачы да, ясалма чыршы да ярый. Аны җиңел генә төрле якка тарткалагыз һәм эчегездән генә тагын бер кат теләгегезне кабатлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев