Укытучылык – үзе бер сәнгать ул
Иҗат

Укытучылык – үзе бер сәнгать ул

Кешене кеше итәргә, башына фикер салырга, зиһенен кайтарырга, белем орлыклары салырга тырышкан кем ул? Укытучы! Сагынабыз сезне, Түбән Урысбаганың сигезьеллык агач мәктәбендә укыткан кадерле укытучылар – Габдулла Биккинин, Оркыя Биккинина, Банат Зарипова, Сәкинә Габидуллина, Гөлсинә Борһанова, Хәнифә Яруллина, Роза Әдһәмова, Хәмзә Исмәгыйлев һәм башкалар.

Узган ел, 4 октябрьдә, Укытучылар көне алдыннан, үзем дә татар теле һәм әдәбияты фәне укытучысы буларак, Түбән Урысбага авылы мәдәният йортында юбилей кичәмне үткәрдем

Җыелган халыкка менә шушы укытучыларны искә алып, исем-фамилияләрен әйткәч, тамашачылар һәрберсенә көчле итеп кул чапты, яшьлек елларын, үзләренең яраткан укытучыларын тагын бер кат искә төшерде. Минем драматург Туфан Миңнуллинның «Акбур» хикәясен тыңлаганда, залда утыручыларның кайберләре күзләрен сөртеп утырды. Бик җанлы үтте юбилей концертым, ярты район халкы җыелган иде.

Фото: редакция архивыннан

Акча эшләү нияте белән билет саттырмадым, якташларга бүләгем булды. Кичәмдә катнашкан Татарстанның халык артисты, легендар җырчы Нәфкать Нигъмәтуллинның һәр җырына кул чабулар «шартлау» шикелле булды. Залда утыручылар кәрәзле телефоннарын яктыртып, уңга-сулга болгап, «ут чәчеп» утырды. 150 урынлы мәдәният йорты гына халыкны сыйдыра алмады, 500ләп кеше килгәндер. Коридор тулы халык, урамда да халык…

Фото: редакция архивыннан

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев бу кичәне үткәрергә бик нык ярдәм итте

Ә район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров медаль тапшырды. Аларга һәм хөрмәт белән тирә-як авыллардан килгән тамашачыларга тагын бер кат рәхмәт әйтәм. Рәхмәтемне минем уңышларыма чын күңелдән сөенеп, беренче рәттә утырган туган-кардәшләремә дә җиткерәсем килә. Әле урамда һәм коридорда калган якташларымның соравы буенча үземнең иҗат кичәмне быел ноябрь аенда Яшел Үзән шәһәрендә дә үткәрергә планлаштырдык. Бу кичә Татарстан сәнгать осталары белән үземне түгел, ә укытучыларны олылауга багышланачак.

Менә тагын сентябрь – мәктәпләрдә балаларның бәхетле, шат көлүләре яңгырап тора. Тиздән кабат Укытучылар көне якынлаша. Бу бәйрәм һәркем өчен дә кадерле. Мәктәп гомер буе халык белән бердәм булып, укыту-тәрбияне бөтен бер максат итеп яшәде һәм эшләде. Укытучы һөнәре кояш һәм һава, мәхәббәт һәм яз кебек мәңгелек.

Фото: редакция архивыннан

Рус язучысы А.Фадеевның шундый сүзләре бар: «Безнең балаларыбызның, безнең халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә».

Юбилей кичәмә Бәчек авылында гомер итүче хөрмәтлебез, 38 ел укытучы булып эшләгән Әминә Әхмәтова (Шиһапова) миңа багышлап шигырь дә язып китерде

Ул минем туган-кардәшләрем шикелле, укытучыларга хас изге теләктәшлек белдереп, нур чәчеп утырды. 75 яшькә якынлашса да, бәйрәмнәрдән, җыеннардан читтә калмый. Быел өч чакрым ераклыктагы Түбән Урысбага авылында үткәрелгән Сабан туена беренчеләрдән булып менеп җитүен күрү аңа карата хөрмәтне тагын да арттырды. Бер җырда мондый сүзләр бар: «Сез иң гади кеше икәнсез!» Әминә Әхмәтова – укучыларның да, халыкның да зур хөрмәтенә ия бер гади укытучысы. Әмма педагогларның менталитеты башкачарак. Чөнки укытучылык – үзе бер сәнгать ул. Сәнгатьнең дә иң чистасы, иң зурысы, минемчә.

Фото: редакция архивыннан

Әминә Әхмәтова кулында бик еш китап яки газета-журнал була. Әле бит тормышны да алып барасы бар

Авылга керү белән сине горур ике катлы йорт, ялт итеп торган каралты-кура, чиста итеп җыештырылган өй тирәсе каршы ала. Бу тырышлык нәселдән күчкәндер. Әнисе Зәйтүнә Борһан кызы Шиһапова Г.Тукай исемендәге колхозның иң алдынгы савымчысы иде. 1971 елда, атказанган колхозчы, Мәскәүдә Халык казанышлары күргәзмәсендә катнаша. Шул ук елны аңа «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены тапшырыла. 1980 елда «Хезмәт ветераны» медале, 1995 елда «1941– 1945 еллардагы фидакарь хезмәте» медале бирәләр.

Әминә Әхмәтованың кызы Лилия дә, улы Зөлфәт тә нәкъ әниләре шикелле: эшчән, тырыш, максатчан, күңелләре дә, үзләре дә чисталар. Укучыларга матур сүзләр сөйләгән укытучының үзенең дә тормыш-көнкүреше, сөйләме, гадәтләре үрнәк булырга тиеш шул. Киләчәкнең нинди булуы сезгә бәйле, хөрмәтле укытучылар. Сәламәтлек, уңышлар сезгә!

Рәшит Сабиров, Татарстанның халык артисты. Бәчек – Казан.


Нет комментариев