Бу мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Илсур Метшин игълан итте.
Татарстан башкаласында тавыш бирү көннәрендә 465 сайлау участогы эшләде. Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр хезмәтләре аларның эшен һәм иминлеген тәэмин итте, бу эшкә шул исәптән медиклар да җәлеп ителде. Сайлау көннәрендә Казанның җәмәгать транспорты 600 меңнән артык кешене бушлай йөртте.
Мэр тәкъдим иткән мәгълүматларга караганда, Казанда партия исемлекләре буенча «Бердәм Россия» 64,8% тавыш җыя, КПРФ – 13%, «Яңа кешеләр» – 10%, ЛДПР – 7%, «Гадел Россия» – 1%. Калган партияләр 1%тан азрак.
Илсур Метшин шулай ук бермандатлы округлар буенча тавыш бирүнең алдан нәтиҗәләрен китерде. Илья Вольфсон 69% тавыш җыя, Марат Нуриев – 59%, Руслан Йосыпов – 53%.
Шәһәр башлыгы сайлау кампаниясе һәм тавыш бирү вакытында эшне оештырган өчен шәһәр хезмәтләре җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Татар-информ
Нет комментариев