19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов Васильево бистәсендәге волонтёрлар хәрәкәте активистлары белән очрашты.
«Мостоотряд-33» предприятиесе базасында эшләүче «Бердәмлек» штабы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтә.
Фидакарь хезмәтләре һәм битараф булмаганнары өчен рәхмәт йөзеннән Ренат Мистахов активистларга «Дельфин» шифаханәсенә юлламалар тапшырды.
Нет комментариев