Ак халатлы сердәш
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ак халатлы сердәш

Авыл җирендә шәфкать туташы гади генә һөнәр иясе түгел. Ул кирәк чакта табиб та, психолог та, беренче ярдәм күрсәтүче дә. Ә кайчакта, күңелендәгесен сөйләп бирергә килгән кешенең иң ышанычлы сердәшчесе дә.

Венера Гайнуллина өчен бу сүзләрнең мәгънәсе аеруча тирән. Норлат кызы инде 33 елдан артык Тау Иле халкына медицина ярдәме күрсәтә. Шушы вакыт эчендә ул авылның әллә ничә буыны белән танышкан, күпләрнең шатлыгын да, кайгысын да уртаклашкан. Ә бит бирегә ул башта аз гына эшләп алам дип килгән була.

– Норлат мәктәбен тәмамлагач, Яшел Үзән медицина училищесында укыдым. Кияүгә чыктым, инде декреттан соң эш сорап килгәч, мине Тау Иленә юлладылар. Вакытлыча гына эшләрмен дип уйлаган идем дә, шулай күпме гомер үткән дә киткән, – дип искә ала Венера ханым.

Өч дистә ел – бер авыл тарихы

Бүген Тау Илендә 70ләп кеше яши. Татар Исламы белән бергә, Венера ханым, 105 кешегә хезмәт күрсәтә. Элек Рус Исламы авылы да аның карамагында булган, әмма анда хәзер кеше калмаган диярлек.

– Мин эшкә килгән чакта авыл гөрләп тора иде. Хәзер бер як урамны гына карасаң да, ялгыз ханымнар күбрәк, – ди ул.

Фото: Илсөя Садыйкова

Яшьләр читкә китә, өлкәннәр авылда кала. Шуңа күрә шәфкать туташының хезмәте дә аеруча кирәкле. Авыл кешесенең сәламәтлеге дә еллар дәвамында башкарылган авыр хезмәт белән бәйле. Кан басымы уйнау, аяклар, тез буыннары авырту – өлкәннәрнең еш очрый торган зарлары.

– Олыгайгач гомер буе башкарган авыр хезмәт үзен сиздерә. Резин итек киеп, фермада йөрүләр эзсез калмаган шул, – ди Венера ханым.

Өйдән-өйгә йөреп

Татар Исламында медицина пункты юк. Шуңа күрә Венера ханым кешеләр янына өйләренә барып хезмәт күрсәтә.

– Чакырталар да, киләләр дә, – ди ул. – Яшьрәк чакта авыл арасындагы юлларны җәяү үтә идем. Хәзер такси яки машина белән йөрим. Фельдшер акушерлык пунктында сәламәтлекне тикшерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек: ЭКГ ясыйм, күз басымын үлчим, диспансеризация узуны оештырам. Бу юлы флюорография машинасы авылга килде, шундый җайлы булды ки, барысы да узды.

Ышаныч белән

Венера Гайнуллинаның эше медицина ярдәме күрсәтү белән генә чикләнми. Ул кешеләрне игътибар белән тыңлый һәм үзенең төпле киңәшләрен бирә белә. Шуңа күрә авыл халкы аңа үз серләрен дә ышанып сөйли. Әйе, сер капчыгы зур язмам героеның, әмма ул аны берәүгә дә чишми, саклый белә. Бу ышаныч – аның өчен иң зур бәяләрнең берсе. Чөнки, кайчак кешегә, дарудан бигрәк, аны тыңлаучы һәм хәлен аңлаучының янәшә булуы мөһим.

Тау Илендә ФАП 1987 елда төзелгән, капиталь ремонт ясап яңартканнар. Биредә Венера ханымның ни дәрәҗәдә җаваплы хуҗа булуы әллә кайдан күренеп тора: урамнан ук аллы-гөлле чәчәкләр каршы ала, тирә-юнь чип-чиста, ялт итеп тора.

(Кыскартып урнаштырылды)

Дәвамын газетабызның №36 (17.09.26) санында укырга мөмкин.


Нет комментариев