Бер ярлы яшәгән. Торган урыны да ярлыларча булган: тычканнар оя корган, үрмәкүчләр пәрәвез үргән кечкенә генә пычрак өй икән. Кешеләр аның янына кермәскә тырышкан, ә нәрсә дип андый ямьсез урынга баш тыгарга?
Фото: ясалма интеллект
Бервакыт бу ярлыга искитмәле матур ваза бүләк иткәннәр. Башта ул аны хәтта сатарга теләгән – нәрсәгә аңа мондый гүзәллек, нишләсен ул аның белән? Ә аннары ул аңа карап сокланган һәм базарга алып чыгарга кулы күтәрелмәгән. Шуннан соң, кыр чәчәкләре өзеп кайткан да, вазага утыртып куйган – савыт тагын матурланып киткән.
– Мондый гүзәллекнең пәрәвезләр янында торуы бер дә яхшы түгел әле, – дип уйлаган ярлы.
Өен пәрәвезләрдән чистарткан, тараканнар һәм тычканнарны юк иткән, идәннәрен юган, бөтен җирдән тузаннарны сөрткән, мичен агарткан. Ә аның өе һич кенә дә ямьсез һәм аның кадәр ярлы түгел икән бит! Ярыйсы гына җылы, якты һәм уңайлы!
Менә монда уйга каласың: бу нәрсә була инде? Әллә әлеге кешегә чынлап та тылсымлы ваза бүләк иткәннәр, әллә аның өендәге шапшаклыкка һич кенә дә ярлылык сәбәп булмаганмы?
Нет комментариев