Хөрмә салкын тиюдән һәм грипптан саклый
#кирәклекиңәшләр

Хөрмә салкын тиюдән һәм грипптан саклый

Ашаганда авызны бөрештергәнгә, күп кеше аны яратып бетерми. Моңа танин дип аталучы матдә гаепле. Өлгереп җиткән хөрмәдә танин азрак була, димәк, рәхәтләнеп ашарга мөмкин.

Көнгә бер хөрмә ашасаң:

  • Кан басымын төшерә, чөнки сидек кудыру үзлегенә ия.
  • Клетчатка күп булганлыктан, ашкайнату процессын яхшырта.
  • Составында бета-каротин күп. Ә ул нерв тышчасын ирекле радикаллар һөҗүменнән саклый.
  • А, Е, В2 витаминнары, магний, тимер бар.

Фото: ясалма интеллект

Хөрмә:

  1. Салкын тиюдән һәм грипптан саклый, чөнки хөрмәдә С витамины бик югары концентрациядә. Ул организмны ныгыта, грипп һәм салкын тию симптомнары белән көрәшә.
  2. Хөрмәдәге тимер кан ясау процессларында актив катнаша һәм анемия үсешенә комачаулый. Авыруны булдырмас өчен, көн саен йөз граммга якын хөрмә ашарга кирәк.
  3. Сидек кудыру үзлегенә ия. Хөрмә җимешләре калий һәм кальцийга бай. Көндәлек ашау сидек кудыру препаратларыннан нәтиҗәлерәк булачак.

Нет комментариев