Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Укропның без белмәгән үзлекләре 

 Укроп үләне төнәтмәсе югары кан басымыннан интеккән кешеләргә яхшы булыша.

Моның өчен 1 аш кашыгы киптереп ваклаган үләнгә 1 стакан кайнаган су салып, 15–20 минут төнәтеп сөзәргә кирәк. 1 стакан төнәтмәне көн дәвамында 3кә бүлеп, ашарга ярты сәгать кала эчәсе. Әлеге төнәтмә йокысызлыктан да булыша, тынычландыра.

 Укроп ашказаны эшчәнлеге бозылганда, аппетитны яхшырту өчен, тын кысылудан һәм тын юллары авыруларыннан да файдалы. Бу очракта аның орлыгын порошок рәвешендә дә, төнәтмә ясап та файдаланалар. Төнәтмәне 1:10 нисбәтендә ясыйбыз, ягъни 1 өлеш укропка 10 өлеш су кирәк булачак. Мондый төнәтмә сидек кудыргыч буларак та яхшы. Укроп орлыгын какырык чыгаручы, үт бүленеп чыгуны көчәйтүче, ашказаны-эчәклек, бавыр, атеросклероз чирләреннән булышучы чара буларак та файдаланалар. Моның өчен 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнап торган су салып, суынганчы төнәтергә кирәк. Аннары аны сөзеп, көненә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы күләмендә эчәсе булачак.

 Укроп күнел болганганда да яхшы. Ул шикәр диабеты белән авыручы кешеләргә бик файдалы. Ник дигәндә, диабет үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый. Ә укроп әгъзалардагы патологик процессларны тоткарлый, инвалидлыкны кисәтә.

 Күз авырулары булганда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, 20 көн дәвамында көн саен 20 минутка күзләргә ябыгыз. Төнәтмә болай ясала: 1 аш кашыгы орлыкка 1 стакан кайнап торган су коеп, 30 минут төнәтеп сөзегез.

Укроп төнәтмәсе эчү имезүче әниләрнең сөтен арттырырга булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев