16–23 ноябрьдә ел саен герпесның халыкара атналыгы үткәрелә. Аның максаты – халыкны герпес вируслары һәм аларның профилактикасы турында мәгълүматландыру.
Герпес вируслары – ДНКлы вируслар гаиләсе. Аларның 100дән артык төре бар, 8е кеше өчен патоген. Күпләрнең организмында бу вируслар еллар буе «йоклаган» хәлдә яши һәм иммунитет контролендә булганда зыян китерми. Ә стресс, авырулар яки иммунитет кимү аларны уята ала.
Иң таралганнары – гади герпес вирусының 1нче һәм 2нче төрләре. Алар ирендә дә, җенси органнарда да бертигез күренергә мөмкин: кечкенә авырттыра торган куыкчыклар, соңрак эрозияләр барлыкка килә. Стресс, суыту һәм башка сәбәпләр рецидивларга китерә.

Варицелла Зостер вирусы җил чәчәген һәм соңрак «опоясывающий лишай» авыруын китереп чыгара. Эпштейна-Барр вирусы инфекцион мононуклеозга сәбәп була, әмма еш кына симптомсыз уза. Цитомегаловирус та күпчелек очракта сизелми, ләкин иммунитет какшаганда авыр катлаулануларга — хәтта сукырлыкка, пневмониягә китерә ала. Йөклелек вакытында ул балага зыян салырга мөмкин.
Герпес вируслары киң таралган, тик паникага урын юк. Аларның уянуы еш кына иммунитет кимү белән бәйле. Сәламәт яшәү рәвеше, вакцинация һәм инфекцияләрне профилактикалау «йоклаган» вируслардан сакланырга ярдәм итә.
Нет комментариев